- мәрҗән
- 1. Диңгез кыяларында хәрәкәтсез төркемнәр булып укмашып яши торган диңгез хайваны 2. Шул хайваннарның кайбер төрләре скелетын тиешле эшкәртүдән соң бизәү әйбере итеп файд. тор. ачык кызыл, алсу яки ак кыйммәтле таш. МӘРҖӘН АГАЧЫ – Яшькелт сары чәчәк атып, миләшкә охшаш кызыл яки кара җимеш бирә торган декоратив куак; рус. Бузина красная
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.